Заманча татар мәкальләре

Вакытлар үзгәрде, кешеләр дә үзгәрде. Хәзерге чорны тасвирлар өчен без яңача, заманча мәкальләр язарга булдык. Нигез булырак аларның беренчел вариантын кулландык. Рәхим итеп укыгыз, уйланыгыз, фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз. 

  • Ана күңеле – балада, бала күңеле – айфонда.

         

  • Кем эшләми – шул контактта.
  • Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүзгә бар интернет.

         

  • Елыйсы килгән бала атасының айфоны белән уйнар.
  • Аш ташны эретә, сыр таможняда туктап кала.

        

  • Эшең булса – үлмәссең, булмаса, син - фрилансер.
  • Җиде кат үлчә, бер кат -  контрол-зет!
  • Ни чәчсәң, шуны пылесосларсың.
  • Күрше тавыгы күркә булып кылана.

     

Кызыклы язмаларны бездә укыгыз! Мәсәлән, күптән түгел Татпабликта Татарстанның ахмак яңалыклары һәм Уңыш турында әкият басылып чыкты. Битараф булмагыз! 

 

Татарстан, Татары, тарих, татар, смешное, тел, татарлар, юмор, әдәбият, фикерләр, милләт, креатив


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: