Текә татар сувенирлары

 

Тәлинкәләр, суыткычка беркетелә торган магнитлар, ачкыч брелоклары туйдырдымы? Димәк, Tatpublic әзерләгән оригиналь татар сувенирлары җыелмасы нәкъ сезнең өчен! 

 

 

Тиредән эшләнгән фотоальбом. Мондыйларны Heritage village студиясе җитештерә.

 

Татар календаре. Mardesign студиясе тарафыннан гамәлләштерелгән әлеге идея соңгы ике ел эчендә зур популярлык яулады. Календарь битләрен татар рәссамнарының эшләре бизи.

 

 

Кулдан эшләнгән сувенир, шулай ук Heritage village студиясендә эшләнгән. Әйтергә онытканбыз – әлеге дизайн студиясе Үзбәкстанда эшләп килә.

 

 

Чәй җылысыннан тыш, җан җылысы бүләк итә торган чынаяк. Аны күрү белән үк сатып аласы, якын кешеләргә бүләк итәсе килә. Mardesign. 

 

 

Татарча открыткалар. Кибеттә сатыла торган баналь открыткалардан аермалы буларак, мондый открыткалар милли стильдә, бик тә үзенчәлекле, кабатланмас итеп эшләнгән. Mardesign студиясе. 

Бүгенгә шуның белән шул. Яңа очрашуларга кадәр! 

Татарстан, Татары, бренд, интернет, тарих, татарлар, тел, изобретения, милли


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: