Татарларга кирәк булган мобиль приложениеләр (кушымталар)

Айфон-майфоннар барлыкка килгәннән бирле техника индустриясе безне яңадан-яңа приложениеләр белән сөендереп тора. Аларның яртысы беркемгә дә һәм бернигә дә кирәкми дип уйлыйм. Шуңа күрә безгә, татар кешеләренә чынлыкта да кирәкле приложениеләр исемлеген төзергә уйладым.

1. Күчтәнәчләр исемлеген төзүче. Күпләребез айга яки ике айга бер туганнары янына авылга кайтып йөри, ә кайтканда барысына да күчтәнәчләр алырга кирәк – татар кешесе кунакка буш кул керми. Ничек кенә барысын баштан чыгармаска да кемнең ни яратканын исәпкә алырга? Бабайның теше юк – аңа йомшак булки кирәк, Алма апаның баллы әйбергә аллергия, Гата абый балык ярата. Күчтәнәчләр исемлеген төзүче приложение булса, кибеткә керү белән үк кемгә ни алырга кирәген әйтеп бирер иде!

 

2. Урыслашудан коткаручы приложение. Әйтик, син, үзең дә сизмәстән, урыслаша башладың, ди. Татарлар белән сөйләшкәндә дә, “кыскасы” урынына “короче”, “үтенеп сорыйм” урынына “ну пожаааалусты”, “инкыйлаб” урынына “революция”, “күмәч” урынына “булки”, “кушымта” урынына “приложение” дип әйтәсең, ди. Ә кушымта сүзеңне бүлдереп, бөтен көченә “инкыйлааааб!”, “үтенеп сорыыыыйм” “кыскасы!!!” дип акырып-бакырса, бу сүзләр синең уеңнан бер мизгелгә дә чыкмас иде. 

 

3. Телефонны әби/ бабай өчен аңлаешлы иткеч. Әйтик, син әбиеңә телефон бүләк итәргә булдың, ди. Ә кайда карама – җыен андроид да чуртдройт. Кирәкле кушымтаны көйләп куйдың да – мә, әбекәй, рәхәтләнеп куллан! Экранда берничә төймә – “малайга шалтыратырга”, “кәртечке төшерергә”, “җыр тыңларга”, “бабайга хат җибәрергә” һ.б.

 

 

4. Табын җырларын караокелаштыручы кушымта. Ничә тапкыр булганы бар инде – мәҗлескә килеп эләктең, азактан бөтенесе дә бишгасыр элек баянда уйналган җырны көйли, ә син, аның бер-ике юлын гына белеп, ык-мык килеп утырасың. Ә кушымтаны кабызып куйдың да – ул, көйне танып, сиңа сүзләрен караоке итеп язып бирә: “Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр,энҗе-мәрҗән кызларның кулбавыыыыы...”.

5. Кыз/егетнең милләтен билгеләүче. Еш кына шулай була – әйтик, син, егет кеше, татар кызы белән танышырга телисең. Һәм менә ул каршыңа килә – чибәр, мөлаем, ягымлы – хыял! Син, аны-моны уйлап тормыйча, аның белән танышырга ашыгасың, ә ул Маруся булып чыга. Ә кушымта, тиз генә кызның милләтен билгеләп, “урыска барма, башыңа бәла алма” дигән кисәтү ясап, сине принципларыңны бозудан һәм әти-әниеңне нервыланудан саклап калыр иде.

Менә шундый кечкенә теләк-хыяллар. Әлбәттә, бу бары тик фантазия һәм уйлар гына. Тик шулай да, әлеге кушымталарыгызны үз башларыбызда булса да көйләп кую артык булмас!

 

техника, татарлар, милләт, татары


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: