Татар стилендәге интерьер: йортка яки фатирга миллилек өстибез

Шөкер, үз милләтен яраткан һәм тарихын хөрмәт иткән яшьләр әле бар. Телне сакларга тырышабыз, татар спектакльләренә йөрибез, татар телендә җырлар җырлыйбыз, ә өйләребездә татар рухы сакланамы соң? Әлеге язмада яшәү урынына гади генә алымнар ярдәмендә татар рухын кертү серләрен тәкъдим итәбез.

1. Әлбәттә, милли мохит тудыруның төп кагыйдәсе – милли бизәкле аксессуарлар куллану. Казанның күп кенә сувенир кибетләрендә татар орнаменты чигелгән матур-матур мендәрләр бар. Бер тонда эшләнгән, формасы белән сәкегә охшаш диванны мондый мендәрләр белән бизәсәң, үз йортыңа татар колоритын өстәдем, дип санасаң була. Милли орнамент төшерелгән җәймә тапсаң  - аеруча шәп. Аңа инде бернинди чигүле мендәрләр дә кирәкми.

   

2. Музейда кабатланган элеккеге татар интерьеры, гадәттә – авыл бүрәнә йортының бүлмәсе. Алтын кебек балкып торучы бүрәнләр бу интерьерларга яктылык, җылылык өстәп тора. Әлеге эффектны үз йортыгызда кабатлауның кечкенә сере бар – алтын төсендәге лампалар. Бүлмәгезне кояш нурларыдай җылы яктылыкка күмеп, алар сезне элеккеге заманнарга кайтаргандай булыр. 

 

    

3.Татар интерьерының тагын бер үзенчәлекле ягы – пыяла шкафларда милли бизәкле савыт-саба. Әлбәттә, бу үзенчәлекне хәзерге фатирларда кабатлау бик кыен – пыяла шкафлар модада түгел, ә татар бизәкле савыт-сабаны табу тагын да кыенрак. Шуңа күрә мин әлеге пунктны бераз үзгәртеп тәкъдим итәргә булдым. Берничә башкача вариант бар:

- шигем юк, синең танышларың арасында декупаж белән шөгыльләнүче танышың бардыр. Булмаса, андыйларны социаль челтәрдә табуы кыен түгел. Милли орнаментлы бер-ике тәлиңкәгә заказ бир һәм аларны күренгән урында урнаштыр. Креативлыгыңы эшкә җиксәң, тәлиңкәләрне диварга элеп куярга да курыкмассың – алдынгы дизайнерлар бу алымны инде әллә кайчаннан куллана.

- әгәр дә фарфор-керамик савытлар белән хәл кыен икән, винтажга игътибар ит. Кайтып йөри торган авылыңда иске җиз комганнар, чәйнекләр, ә бәлкем самавырлар да бардыр. Андыйны табып, буяу белән яңартып, бронза яки алтын төсенә кертсәң – ул интерьерыңның төп стилистик элементына әверелер. Яхшырап эзләргә генә кирәк!

- Савыт-саба эзләү синең өчен артык катлаулы һәм мөмкин булмаган нәрсә булып тоелса, җиңелрәк юллар эзлә. Бүлмәңдә татар мохитен детальләр ярдәмендә тудыр – милли кием кигән курчак, рам эченә фото урынына эленгән милли стильдәге рәсем, картина – фантазияңне генә эшкә җик!

 

Татар мәдәнияте бүген күп яклап өйрәнелеп, үсеш кичерсә дә, аның интерьерга кагылышлы тармагы күләгәдә кала бирә. Әлеге язма күпләргә яңа идеяләр, татарларның элеккеге көнкүрешен өйрәнергә этәргеч бирер, дип ышанып калабыз. Ә без әлеге теманы тагын да тирәнрәк өйрәнеп, яңа уйларыбыз белән бүлешербез. 

татарлар, интерьер, тарих, история, стиль, жизнь, милләт


Комментарии (1)

  1. Гараева:
    26 Mar 2014г. в 01:16

    Стенага кызыл башлы сөлге элеп куярга була әле, мәсәлән кухняда.





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: