Татар эстрадасының 7 ахмак күренеше

Татар теле, тарихы, милли мәдәният әкренләп юкка чыгып барган арада  татар эстрадасы көннән-көн чәчәк ата бара – менә шундый парадокс. Моның сере нәрсәдә икән? Татар эстрадасының заманадан калышмавындамы? Шулай да, татар шоу-бизнесының дөнья агымына иярүенең берничә ахмак ягы да бар икән. Әйдәгез бергәләп шуларны карап китик. Игътибарыгызга үзенчәлекле хит-парад – Татар эстрадасының 7 ахмак күренеше. 

7 урын – “Кәеф ничек тапшыруы”. Тапшыру үзе түгел, ә бу программаны алып баручыларының сәер ишарә-кыланышлары.  Игътибар иткәнегез булса, үзегез дә сизгәнсездер – никтер алар үзләрен вакыт-вакыт марионетка курчаклары кебек тота. Әйтерсең, аларның башы тәненнән аерым тормыш белән яши. Роботлашкан алып баручыларга – хит-парадыбызның 7 урыны. 

 

6 урын – Ландыш Нигмәтҗанованың әлеге дә баягы шортиклары. Күп сөйләнде инде алар турында, тик без тагын бер кат әйтергә булдык – Ландыш, акылыңа кил! Тумыштан кап-кара булга чәчеңне сарыга буяп һәм клоун шикелле бизәнеп син бик тә ясалма күренәсең. 

   

 5 урын – Салават Миңнеханов һәм аның сәер иҗекләре.  Салават Миңнеханов иҗекләрне сузырга ярата. Татар теле грамматикасы безне кечкенәдән өйрәтә – сузыклар – сузыла, тартыклар – сузылмый. Ә син, Салават әфәенде, бу изге кагыйдәне бозарга маташасың. “Йолдызлар янган кичтә” җырында синең “йоооо (татарча о), ооойоооолдызлар янган кичтә” дип сузысың. Бик сәер тоела. 

 

4 урын – Иркә исемле йолдызыбызның сәер прическалары. Әлбәттә, көндәлек тормышта безнең күпләребезнең прическалары “аһ!” итәрлек түгел. Шулай да сәхнә, экран – башкачарак нәрсә. Афрокосичка икән – ник аны башың ананас формасына килгәнче өскә өеп җыярга? Әбиләрнең йөрәген җәллә!

  

3 урын – СуперАлиса һәм аның псевдонимы. Кем белми – СуперАлиса – электроклэш жанрында башкаручы татар поп-җырчысы. Хет чурт бул, ник үзеңә Супер дип атама тагарга? Бу исемне әле яуларга кирәк, супер дип сине башкалар атасыннар. Әле бер хәл, син үзеңне супер-тамада дип атасаң. Ә үз исемеңә супер кушымчасын кушу примитив һәм ахмакларча яңгырый, гафу итегез.

 

2 урын – Вероника Кузнецова һәм аның... күкрәге. Кристина Орбакайте борынын, Дженефер Лопес – арт ягын, Ә Вероника – күкрәген страховкалаган.  Чөнки ими иминләштерү – татарча шәп яңгырый.

 

 

1 урын – Габделфәт Сафин һәм аның күзлеге. Габелфәт абый, ни чуртыма син сәхнәгә күзлек киеп чыгасың? Софит утлары күзеңә артык яктыртамыни? Әллә инде үзеңнең йолдызлы нурларың үз күзеңне камаштырамы? Әллә инде син күзлекне арткы рәтләрдә сине күзләп утыручы Сираҗины әйбәтрәк күрер өчен киясеңме?  

Менә шундый җыелма. Ә сез ничек уйлыйсыз? 

 

 

татарлар, милләт, Татары, эстрада, музыка, персона


Комментарии (3)

  1. Роберт:
    25 Mar 2014г. в 15:59

    ахахаха)

  2. Гараева:
    26 Mar 2014г. в 01:10

    Ландышның трус.. гафу, шортигы - это доооо)) Ә СуперАлиса ул шундый җүләрский образ инде, хет пафослы чибәркәй булып кыланмый

  3. Чича:
    26 Mar 2014г. в 15:28

    Мин анламыйм супералиса ижатынын максатын. хэм неужели ул кемгэ дэ булса ошый.





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: