Татар җырчыларының яшь чагы

Бүген дә без аларны телевизордан күрәбез, җырларын тыңлыйбыз. Тик шулай да кайчак аларның элекке җырлары сагындыра, яшь, дәртле чакларын кабат күрәсе килә. Әйдәгез бергәләп, ностальгиягә бирелеп, ул вакытларны искә төшереп китик. 

1. Әлфия Авзалова. Идел буе каеннарына күпме караса да, карап туймый торган җырчыбыз яшь чагында - татар хатын-кызы гүзәллегенең чын идеалы. Әлфия апа, бу сурәтегездә сез үзегез – күпме карасаң да, карап туймаслык!

  

2. Илһам Шакиров. Әлбәттә, әлеге җыелмада аны игътибарсыз калдырып булмый. Аның яшьрәк чагын әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз хәтерли һәм җырчыны бүген дә бик хөрмәт итә. “Ак калфак”, “Сандугач”, “Син сазыңны уйнадың” җырларын бүген дә бик күпләр белә. Әгәр дә син аларны белмисең икән, тыңлап кара – бу татар мәдәнияте тарихының әһәмиятле өлеше. 

 

3. Зөфәр Хәйретдинов. Үз җырларыннан тыш, ул башка җырчылар өчен шактый күп көйләр язган. Аның тавышы бүген дә барлык проблемаларны онытып, яшел аланнарга барып йөгерү теләген тудыра. Ниндидер табигать моңы. “Мишәр кызы, чая телле, үзе шундый сөйкемле!..” Бу җыр мине кечкенә чагыма, гаилә бәйрәмнәренә алып кайта. Ул хәзер бер дә үзгәрмәгән!

 

4. Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова. Ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән әлеге пар хөрмәткә ия - йөз кат аерылышып яшь ярлар эзләп йөрүче артистлардан аермалы буларак, алар бүген дә һаман бергә, һәм безне яңадан-яңа җырлары белән сөендереп тора. 

  

5. Хәмдүнә Тимергалиева. Усал апа булып күренсә дә, аның җырлары шундый... өзәкләрне өздергеч! Бигрәк тә Галигә баруы турында :)

 

6. Ниһаять Салават абыйга килеп җиттек. Аның жигули машиналарында узышкан чаклары бүген дә хәтердә. Ул вакытта Салават Фәтхетдинов шундый гади генә күрше абыйсы булып тоела иде! Абый, абый, Салават абый диләр, шунысы күңелсез :) 

  

6. Хәния Фәрхи. Ниләр генә сөйләп бетермәделәр аның турында соңгы арада! Тик, бернинди имеш-мимеш, гайбәтләргә карамастан, без, Хәния апа җырларын тыңлап үскәннәр өчен ул һаман шундый ук якын, яраткан җырчыбыз булып калачак. Онытылыр димә, онытырмын димә! 

  

 

 

татар, музыка, тарих, эстрада, татарлар, милләт, җырчы


Комментарии (1)

  1. Гараева:
    21 Jun 2015г. в 01:21

    ахаха, агонь булган бу) Зөфәр Хәретдинов берәр вампир-фәләндер ахры, чынлап та бер дә үзгәрмәмгән





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: