Кызлар өчен: татар этно стилендәге кием

Күп кенә татар кызлары, белгәнемчә, теге яки бу кибеттә аз гына булса да татар орнаментына охшаган бизәкле кием, сумка, алка күреп алса, тизрәк аны сатып алырга ашыга – сирәк очрый торган әйбер бит бу! Гомумән, киемдә этно стиле аеруча популяр бүген. Заманча мөселман киеме турында күп сөйләшәләр, шул ук вакытта татар күңелен чагылдырган киемнәр юк диярлек – сувенир кибетендәге шул сумка һәм читек-чүәкләр генә. Татар стилендәге заманча киемне кайдан табарга була?

Мин бүген популяр булган берничә кием кибетен карап чыктым һәм татар кызларын кызыктырырлык берничә әйберне сайладым. Бу материалны һич тә реклама буларак түгел – бары тик сез, татар кызларына милли характерыгызны тышкы кыяфәт аша белдерү өчен киңәш буларак язам. Шуңа күрә рәхим итеп карагыз :) 

1. Татар стилендәге бизәнү әйберләре. Яхшылап эзләсәң, татар бизәкләренә охшаш алка, муенса вә йөзекләрне гади кибетләрдә дә табарга була. Тик барлык кагыйдәләрен үтәп, татар җанына ни кирәген белеп заказга эшләнгән әйбергә ни тора! Казанда яшәүче Ләйсән Солтанова исемле туташ күз явын алырлык, чулпыдай алкалар ясау белән шөгылләнә. Мондый алка киеп кенә дә үзеңнең горур татар кызы икәнеңне исбатлау бик мөмкин!

  

https://vk.com/leybell 

2. Итәк. Бу итәкләрне мин "Quelle" кием интернет-кибетененең "Восточная сказка" бүлегендә таптым. Беренче итәккә килгәндә - мин үзем кыска итәкләр яклы түгел. Тик аның төсе һәм рәсеме миңа татар киемнәрендәге орнаментны хәтерләтте. Чәчәген исәпкә алмаганда, әлбәттә. Шуңа күрә әгәр дә син кыска итәк фанаты икән - исәпкә ал! 

Икенче итәк озынрак, һәм аның төсе дә тыйнаграк. Түгәрәк рәсемнәре татарча күренә. 

Quelle, 699 сум Quelle

3. Футболка. Махсус ясаткан “100% татар кызы”, “Тататорчка” ише футболкалар инде барысын да туйдырып бетерде бугай. Шуңа күрә мин миллилекне бизәк аша белдерү яклы. Бу футболканы мин Colins кибете сайтында таптым. Бәясе дә әйбәт - нибары 490 сум. Футболкада төшерелгән рәсем бик тә татарныкына охшаган. Ә син ничек уйлыйсың? 

colins, 490 сум

4. Күлмәк. Татарныкына охшаганны икене таптым. Беренчесе – батыр кыю кызлар өчен, чөнки төсе “кычкырып тора торган”. Шулай да ул ниндидер... сихри. Savage кибетендә бар, бәясе - 1 998 сум. 

savage, 1 998 сум

5. Икенче күлмәккә мин бер күрүдә гашыйк булдым. Аның рәсемен якыннан карасаң, ханнар сараена эләккәндәй буласың. Искиткеч. Incity кибетләрендә бар, 1 199 сум тора. 

incity, 1 199 сум

Бүгенгә - менә шулар. Язма турында фикерләрегезне көтеп калам. Әгәр дә бу тема сезгә кызыклы икән - аңа тагын кайтырбыз :)

 

татар, кием, кызлар, милләт, татары, выбор


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: