Кырым татарлары + без = ?

Татарстан татарлары өч күзләп Кырым татарларының хәлен күзәтә. Мәгълүмат чараларына күз салсаң – сәгать саен яңадан-яңа хәбәр: бер карасаң - казак оешмалары вәкилләре Кырымның Югары Совет түбәсенә Рәсәй байрагын элә, бер карасаң – кырым татарлары Украинаның бердәмлеге өчен митинг оештыра, Рәсәй вәкилләре кырымлыларга паспортлар тарата, аннан Татарстан Парламенты Кырым татарларын рус һәм украиннар белән дуслык-татулык урнаштырырга чакыра. Чыннан да, бу буталчыкны күзәтеп, тагын ни киңәш итәсең инде? Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге, форсаттан файдаланып, Кырым татарларын азатлык яуларга чакырса, сәер булыр иде. Моннан соң бу кешеләр тиз арада җитәкчелек булудан туктар иде, мөгаен. 

Тагын бер вариант – Кырымны Рәсәй составына кертү. Бер режимнан котылган Кырым икенче шундый ук режимга күчергә теләрме?

Шулай да күңелем сизә – татар милләтчеләре, Кырымдагы хәлләрне күзәтеп, искиткеч шәп, хыялый күренешләрне китерә күз алдына: Кырым татарлары хөрлек-иреккә ирешеп, Татарстанны да үз артыннан тарта. Һәм иксез-чиксез бәхет. Яки Кырым татарлары Рәсәйгә кушыла да, без аларны сөенешеп каршылап, зур, көчле бер милләт булып оешабыз, Рәсәй эчендәге әһәмиятебезне арттырабыз һәм, халык саны күрсәткечләребез белән башкортларның канын кыздырып, “якты киләчәккә” атлыйбыз. Алсу күзлекләрне бездә яраталар.

Ә чынлыкта бу очракта ни булыр иде? Ну, куштылар ди Рәсәйгә Кырымны. Кырым татарлары, татарлар дип аталу һәм бездәге татарлар белән дус булуына карамастан, асылда – башка кабилә. Аларның телләре безнекеннән шактый аерыла, җырлары, биюләре, мәдәнияте-чурты – болар барысы да кырымлыларда башка төрле. Безгә килеп, Салават җырларына биеп-сөенеп йөрүләре шикле. Татар теленә һәм милләтенә хөрмәт-мәхәббәт белдермәгән Рәсәй, Кырымны үз эченә йотса, безнең хәлләр тагын да начарланыр иде. Бер исем белән аталган токымның төрле телләрдә сөйләшүе һәм төрле җырлар җырлавы Рәсәйдәге татар теленең хәзерге булды-булмадылы статусын чәлперәмә китерәчәк. 

Гомумән, мине нәрсә гаҗәпләндерә – ни өчендер, Украинадагы хәлләр хөрти икәне билгеле булгач, башка илләрдә, төбәкләрдә яшәүче халыклар үз милләттәшләрен “канат астына сыендырыру” эффектын файдаланып, үз хакимлеге астына алырга омтылды. Татарстан Кырымга киңәш-күрсәтмәләр җибәрә. Бу адым - кырымлылар белән идарә итәргә маташу түгелме? Ни өчен алар нәкъ менә Татарстан җитәкчелеген тыңларга тиеш? Кырым татарлары – бердәмлеге буенча бездән күпкә югары баскычта торучы, үзаңлы халык. Үсеп, буйга җиткән балага имезлек каптырмыйлар. Шулай без дә, Кырым татарларына үзләренә сайларга ирек бирсәк иде.

Майдан, Киев, Крым, Татары, Кырым, татарлар


Комментарии (3)

  1. Гараева:
    26 Mar 2014г. в 01:13

    Әле кайчан гына Кырымнар Казанга ханнар җибәреп торган, ә хәзер...

  2. Чича:
    26 Mar 2014г. в 15:24

    Э хэзер кырымнарна рэсэй паспортлары тараталар %(

  3. Stevenziree:
    25 Mar 2017г. в 10:52

    ЦЕЛЕВЫЕ БАЗЫ http://xurl.es/128 УЗНАЙТЕ ПОДРОБНЕЕ!!!





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: