Куркудан ничек котылырга?

Һәр кеше нидән булса да курка. Курку хисе еш кына безгә бернинди эшне юньләп эшләргә бирми, төннәрен йокы күрсәтми, якындагы кешеләрдән читкә борылып, эчебезгә бикләнергә мәҗбүр итә. Моннан тыш, курку җитди стресс сәбәпчесе булып тора, ә стресс, билгеле булганча, сәламәтлеккә бик тә зыянлы. Ничек куркудан туктарга? 

Әгәр дә син нидән дә булса куркасың икән, иң җайлысы - әлеге курку объектын һәм аңа карата булган кичерешләреңне кәгазьгә җентекләп язарга. Ә иң яхшысы - рәсем итеп ясарга. Психологлар шулай эшләргә киңәш итә. Синең эчеңдә утыра торган караңгы курку хисе ак кәгазь битеннән куркачак. Ә хәзер салкын акыл белән әлеге язу/рәсемгә кара. Ул чыннан да шулкадәр куркынычмы? Әлбәттә, юк. Моны исбатлаучы аргументларны эзлә. Чынлыкта алар бик күп. 

Кечкенә мисал. Әйтик. мин урам этләреннән куркам. Алар мине һәрвакыт тешләр кебек тоела - көтүләре белән минем юлымда йөри. Шуңа күрә мин урамга чыгырга яратмыйм. Чөнки этләр мине бөтен җирдә сагалый һәм минем өйдән чыкканны көтеп кенә тора. Минем исне сизеп, алар шул ук мизгелдә йөгереп килеп, урап алачаклар һәм бетте баш! Этләрне рәсемгә төшереп карыйм. 

Әгәр дә син супер-шәп рәссам түгел икән, иманым камил - синең дә курку объекты, минем этләрем кебек шаян һәм кызык килеп чыгачак. Ә хәзер аргументлар эзләргә вакыт!

Минем очракта алар мондый:

- Мин этләрдән зуррак, акыллырак һәм көчлерәк;

- Минем сумкада һәрвакыт газ баллончигы йөри; 

- Эт якынлаша башласа, җирдән таш күтрәгән кыяфәт ясау аны куркытачак;

- Урамда миңа бер көтү этләр очравы әле икеле. Ә аларның явыз булып чыгулары - тагын да икеле. Намуслы һәм ачык күңелле этләр дә бар әле бу дөньяда. 

Курку - гомумән, кирәксез нәрсә. Ул һәрвакыт комачаулый гына. Шуңа күрә аны чүп буларак кына күзалларга тырыш. Ә чүпне, гадәттә, чүп чиләгенә ыргыталар. 

 

 

персона, сәламәтлек, курку, хис


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: