Новости:

Добро пожаловать!

Рәхим итегез!


 

Посетите также:

Киев Мәйданы: укыдым да ышандым?

Рәсәй халкы Олимпиада батырларын күккә чөйгән арада Украина халкы үз батырларын соңгы юлга озата. Андагы аяныч хәлләр турында безгә телевидение һәм газеталар көн саен сөйләп тора. Ышаныргамы, юкмы – һәркем үзе хәл итә. Шулай да, “яхшылап” ышанганчы, башка чыганакларга да колак салу артык булмас. 

“Российская газета”ның 24 февраль саны. Киев мәйданы турындагы беренче язманы ачам. Беренче юлларында язма авторы Украина президентын “ситуацияне контрольдән чыгаруда” гаепли. Имеш, мәйданны куып кайтару урынына үзе качу ягын караган. Автор, беренче чиратта, әлбәттә,  Украинадагы рус халкы өчен кайгыра:

“Радикаллар тарафыннан кимсетелгән, илдә конституцион тәртипне саклау буенча үз бурычын үтәгән кешеләрне ни көтә? Бандера варислары сатлыкҗан дип атый торган рус телле халык белән ни булыр?”

“Свобода” партиясе лидеры Олег Тягнибок белдерүенчә, Яңа Украинада милли үзаң министрлыгы һәм руслар өчен “Украина гражданы түгел” статусы булдырылырга тиеш. Моннан тыш, премьер портфеленә үрелүче Тягнибок закон нигезендә рус телен тыярга һәм аны кулланган өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим иткән”.

Аңлашыла ки, язма шул ук рухта – мәйданчыларны эктремизмда гаепләп, аларның хакимияткә килү очрагында да хәл үзгәрмәячәген искәртеп дәвам итә. “Российская газета”ны укучы, бу язма белән танышканнан соң, мәйданчыларны җинаятьче вә кырчын халык итеп күз алдына китерә башлый.

Ә Украинаның бәйсез журналистлары илдәге хәлне ничек бәяли икән? Бу сорауга җавапны табар өчен мин “Левый берег” интернет басмасына мөрәҗәгать иттем. Әлеге мәгълүмат чарасы – “Горшенин институты” дип аталган бәйсез һәм керемсез аналитика-өйрәнү үзәгенең продукты.

Темага кагылган соңгы язма элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың төрмәдән чыгып Мәйданга килүе турында – “Юля на воле” дип атала. Язма азагында – Мәйдандагы хәлләрне түбәндәгечә интерпритацияләү:

“Чыннан да, Мәйдан кешенең иреге һәм хокукларын саклау, гражданинның намусын һәм дәрәҗәсен яклау, яклану хокукы өчен торды һәм тора. Элек мәхрүм булган нәрсәләре өчен”.

Моннан тыш, “Левый берег” басмасы Регионнар партиясе Януковичны кан түгүдә гаепләүләре турындагы кыю язманы бастыра.

“Без, Регионнар партиясе фракциясе һәм безнең партиядәшләр, кеше корбаннарына, буш казнага, шактый зур бурычларга, украина халкы һәм бөтен дөнья алдында оятка калуга китергән җинаятьле боерыкларны гаепле саныйбыз. Алар  аркасында илебезгә таркалу һәм милли суверенитетны югалту куркынычы яный”,-диелә гаризада. Шулай ук гаризада фракция 10 миллионнан артык сайлаучының һәм 1 миллион партия вәкиленең мәнфәгатьләрен белдерүе искәртелә”.

Әлеге язма хәбәри жанрда язылган һәм биредә автор фикере юк. Шулай да әлеге язманы бастыру басманың сәясәтен ачык белдерә, дип уйлыйм.

Әлеге күзәтүләрне йомгаклар алдыннан, Америка кушма штатларының төп мәгълүмат чарасы - CNN мәгълүматларына да күз салыйк. 23 февраль көнне чыккан “Яңа көн, яңа сораулар” дип аталган материалда оппозиционерларның формаль булмаган лидеры – Юлия Тимошенконың төрмәдән чыгуы турында сүз бара. Әлбәттә, CNN да бу хәл турында үз фикерен белдерми. Шулай да материалда мондый сүзләр очрый:

“Көнбатыш төрмәгә эләккән Юлия Тимошенконы, сәяси күзлектән караганда,”сәяси тоткыннар” рәтенә кертә”. (ягъни яклый?)

Кем әйтмешли, күпме кеше – шулкадәр фикер. Украинадагы хәлгә Рәсәй халкы битараф кала алмый. Кырым татарлары язмышы өчен борчылучы Татарстан татарлары аеручадыр, дип уйлыйм. Һәркем үз уйларында ике ил арасында аналогия чылбырларын үрә, халыкның киләчәге турында уйлап, баш вата кебек тоела. Күптән түгел генә социаль челтәрләрдә таралган Владимир Громовның сүзләре бигрәк тә тынычлык бирми – “Шигем юк – бер-ике елдан, Рәсәйдә нефть рентасы бетеп, акчалар юкка чыкканнан соң, илдә шундый ук хәл башланачак. Регионнар хакимият йортларын яндырачаклар, ә автоном республикалар аерылып чыга башлаячак”.  

Ә син, әйе, нәкъ син - бу очракта нишләр идең микән? Уйланырга нигез бар.

Киев, Майдан, СМИ, мнения, фикерләр, Мәйдан, ММЧ, журналисты

+1 0 голосование
закрыто
спасибо
за ваш голос

Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий:


Идея блога

TatPublic - это блог нового формата, который сделает твой интернет-досуг более полезным и интересным. Наша главная особенность - это отсутствие зацикленности на одной тематике. Мы пишем обо всем, отбирая из завалов информации только самое интересное и удивительное специально для тебя. Здесь будут размещаться обзоры, интересные факты нашей жизни и просто размышления. Научись смотреть на вещи с других углов вместе с Татпаблик, отдыхай, узнавая новое! 

читать далее

 

Календарь

Наши спонсоры:

Aliexpress
JOB.RU