Кем син, Хипстер?

Хипстерлар күбәеп китте дип сөйлиләр. Хипстерларга багышланган мем, рәсемнәр интернет буйлап дөнья гизә. Ә син, әлеге күренешне күзәтеп, баш ватасың – кем соң ул хипстерлар? Заманадан артка калдыммы әллә? Картаям ахры? Әгәр дә бу сораулар сиңа төнлә йокы бирми икән, димәк, бу язма – нәкъ синең өчен!

 

Элеккеге хипстерлар. Хипстер дип 40-нчы елларда Америка кушма штатларындагы яңа төрле яшьләр буынын атаганнар. Рәсәйдә аларны “стилягалар” ,буларак билгеле. Хипстер – ул винтаж стилендәге киемнәргә өстенлек бирүче, шул ук вакытта сәер-кәттә мода тудыручы буын. Баерак әти-әниләр балалары, урта-югары социаль класс вәкилләре. 40-чы еллардагы хипстер джаз музыканты тормыш рәвешен үз иткән: кием дисеңме, сөйләм үзенчәлеге, марихуана һәм башка төрле наркотиклар белән мавыгу, тормышка иронияле караш һ.б. “Хипстер” атамасы джазга якын булган “hip” сүзеннән барлыкка килгән, ул сүз “темадагы кеше” дигәнне аңлата. 

  

Яңа хипстерлар. Бүген исә яңа хипстерлар агымы барлыкка килде. Элекке хипстерларга охшаш буларак, алар шулай ук кыйбатлы, сәеррәк тоела торган модалы ретро кием кия. Техника модасыннан да артка калышмый алар: айфон-майфон, инстаграмм, планшет, селфи һәм башка төрле кирәкле һәм кирәкмәгән техник корылма һәм кушымталар белән мавыга. Хипстерның алыштыргысыз үзенчәлеге – Шурик турындагы кинолардан алынган шакмак формадагы күзлек, көзгеле фотоаппарат, шакмаклы күлмәк. Хипстерлар үзләрен бәйсез, ирекле кош итеп хис итәргә һәм шундый кеше булып күренергә омтыла. 

  

Менә шундый алар, хипстерлар. Замананы өйрәнүдә уңышлар! 

персона, стиль, фото, хипстер, мода


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: