Киләчәк Татарстан корылмалары, яки кызыклы истәлек

 Ошбу рәсемнәр һич көтмәгәндә табылды. "Фикер" клубының элеккеге составының 2009 ел азагындагы бер утырышы. Җитди мәсьәлә: һәр кеше киләчәктә Татарстан өчен кирәкле корылма уйлап табарга һәм аны презентацияләргә тиеш иде. Нәтиҗәләр шаккатыргыч, искиткеч, башкаткыч, кашсикерткеч, бөтерочкыч. 

Nailtatar, милләтче телефоны. Ә сез ни көткән идегез? 

Айнур Солтанов. Сикерткәләр дөньясында. 

Инженер Раил Имамовтан киләчәккә кара юмор вә иронияле караш. 

Әмирдән (Фирдүстән) - Рубинга ярдәм итәчәк Супертуп! Ул капкага үзе керә. 

Галактика арасында шуып-очып-йөзеп йөри торган "бүкимобиль". Булат Рәкыйповтан. 

Рифат Сәлах иҗаты. Бөтерочкычмаш. Бөтерочкычмаш - бөтерел, оч, машалла! 

Зөлфиядән - биологическое топливо, ягъни био-ягулык. Экология сагында!

Үзе пешерә торган кәстрүл - Үзпешкә. Электр утына очсыз бәя, вакыт исраф ителми. Су салып кына 15 минут эчендә кәстрүл үзе я аш, я ботка, һ.б. ризыкларны пешерә. Аның капкачы терморегулирующий контроль белән тәэмин ителгән. Кәстрүл кырыйларында төймәләр (кнопкалар) ярдәмендә без нәрсә телибез, шуңа басабыз. 

Хәзер моңа охшаш әйбер мультиварка дип атала ) Авторы, кызганычка, билгесез. Әгәр дә бу шедеврның авторы бу язманы укый икән, зинһар, хәбәр ит. 

P.S. Үзпешкәнең төбендәге бер өлештәге "кыз" язуы ничектер куркыта. 

Ну монысы сүзсез дә аңлашыла. 

Кем белми - мондый ручкалар хәзер чынлыкта да бар. Дания Вилдан патент алу белән соңга калган. 

Күпфункционалле төссез помада - Многофунбеноль (?). Линзалар, аяк киеме, иреннәр өчен. Моны хәтта күз алдына китерү куркыныч. Авторы - бик тә сирәк кунак. Шуңа күрә биредә аның автографын да аерым урнаштырыйк: 

Һәм тагын бер бонус. Киләчәк буын, һәм, гомумән, барлык кешеләр өчен үзенчәлекле теләк-киңәшләр: 

"Имамов дуслар! 

Ошбу яшел көнне җыелдык без шушы төрле мәҗлескә. Акыллы Наилтатар, мескен Яз кызы, ... Ялкынлы һәм тагын берничә хитрый кеше бүген сездән чын чәйнек ясаячак! Кем теләми - шул су! 

Менә Яңа ел якынлашып килә һәм әгәр сез бу Яңа елда дундук булырга теләмәсәгез, Фикердән аерылмагыз! Фикерле кеше кыш көне - запчасть, яз көне - бал корты, җәй көне - радиатр, көзен - сакал була!

Татар кешесе һәрвакыт җум яшәгән! Без дә шулай телибез! Шуңа күрә һәр көнне иртән онлы коймак ашарга, урамга чыгып "менә!" һәм 15 тапкыр "колакка басырга" дип кычкырырга тиеш! Әгәр дә бу вакытта берәр сынау килеп бәйләнсә, аңа Аленага барырга кушыгыз! Чын фикерле кеше шулай итә!"

Шуның белән шул, дуслар. Яңа елгы теләкләрне вакытсыз урнаштыру өчен гафу. Бу кәгазьләр югалудан куркып, аларны шушында цифрлаштырырга карар кылынды. Биредә тәкъдим ителгән идяләрне гамәлләштерү турында авторлар белән хәбәрләшегез. 

фикерләр, тарих, татар, киләчәк


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: