5 шәп татар китабы

Татар китапларын укучылар җир йөзендә бармы әле? Нәкъ сезнең игътибарыгызга хәзерге татар авторларының берничә кызыклы, шактый мәгънәле китабын тәкъдим итәм. Бу әсәрләр һәркемгә билгеле бер тормыш тәҗрибәсе өстәр, дип уйлыйм. Әгәр дә сез озак-озын тасвирлау вә сурәтләүләрне, маңкалы мәхәббәт лирикасын яратмыйсыз икән – әлеге китаплар сезнең үзенчәлекле зәвыгыгызны кәнәгатьләндерер. Укырга, аңларга һәм нәтиҗәләр ясарга!

P.S. Әсәрләрнең урнашу тәртибен ниндидер рейтинг дип уйламагыз. Мин бары тик аларны шушы тәртиптә укырга киңәш итәм :)

1. Марат Кәбиров “Сагындым, кайт инде!”

“Елмаю”, “Сагындым, кайт инде” һәм “Чиксез табут” әсәрләрен үз эченә керткән әлеге җыентык, беренче битләреннән үк, сезне кырыс дөнья читлегенә тотып йота. Һәрбер әсәр сезне геройлар белән бергә газапланырга, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр итәр. Әсәрне укып бетергәч, сез: “Ниһаять, бетте!”-дип, иркен сулап куярсыз. Шулай да тирән уйланулар һәм авторның серле иҗат дөньясы сезне киләсе әсәрне укырга тартачак.

2. Галимҗан Гыйльманов “Китек ай”

Марат Кәбировның “каты бәгырьле” әсәрләреннән соң Галимҗан Гыйльмановның “Китек ай” җыентыгындагы хикәяләр сезне бераз тынычландырыр. Бар әле бу галәмдә яктылык вә мәрхәмәтлек!

3. Ркаил Зәйдулла “Ташка ордым башны”

“Китек ай”ны укып, башыгызны бераз нормага китергәннән соң, Ркаил Зәйдулланың хикәяләре сезгә кабат кырыс реализм дөньясының ишекләрен ачар. Геройларда үз танышларыгызны да танырсыз әле, бәлки.

4. Газинур Морат “Төнге әверелеш”

Кемгә тормышта җан иреге җитми – җыентыкта тупланган шигырьләрдә үз халәтегезне танып, автор белән бергә хөрлек, азатлык идеясен ачарга ашыгыгыз!

5. Илфак Шиһапов “Югалту”

Фәлсәфи сораулар белән башыгызны катырганнан соң, Илфак Шиһаповның “Югалту” җыентыгы сезне бераз юатып җибәрер. Әгәр дә язмышыгыз нинди дә булса авыл белән бәйле икән (бу язманы укыгач, әлбәттә инде - иманым камил!), Илфак абзый юморескаларында сез судагы балыктай йөзәрсез. Озын Улак авылы кешеләре сездә иксез-чиксез оптимизм уятачак!

Әгәр дә сез китапны сукыр лампа яктысында, шәлгә бөркәнеп, мәтрүшкә чәе эчеп укырга яратасыз икән – Казанның Бауман урамындагы “Китаплар” кибетенә ашыгып, әсәрләрне шыр-кәгазь форматында сатып алыгыз. Әгәр дә сез китапларны “кассадан ерак китмичә”, ягъни компьютер мониторы аша, клавиатурага печенье валчыкларын коеп, төнге сәгать өчтә кофе чөмереп укырга күнеккәнсез икән – Таткнигафонд сайтына ашыгыгыз.

 

книги, литература, әдәбият, китаплар, развитие, уку, чтение


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: