10 яңа татар сүзе

Прогресс алга бара, яңа технологияләр барлыкка килү белән бергә яңа күренешләр барлыкка килә, һәм аларны атау өчен, әлбәттә, яңа татар сүзләре кирәк.

1. Лайкчы – социаль челтәрдә сез язган теләсә нинди юк-барга лайк куючы дус.

2. Йокыфон – билгеле бер халәт, әлеге халәттә кеше будильникны берничә мәртәбә сүндерә дә ята, чөнки аңа һаман тагын ике минут йокы кирәк кебек тоела.

3. iШүрәле – бертуктаусыз смартфон/планшет белән кети-кети уйнаучы (нидер караучы/эзләүче).

4. Микродулкынлы фикерләү – тормыш философиясе – “Әгәр дә нинди дә булса эшне 5 яки әзрәк минут эчендә башкарып булмый икән, аны гомумән эшләргә кирәкми”.

5. Китап махмыры – шәп китапны укып бетергәч, реаль дөньяның күңелсезелеге белән килешә алмау.

6. iЯбалак – төнге йокысын смартфонда казынып утыруга алыштырган кеше.

7. Автокаләмле борчылу – әлеге халәттә кешенең борчылуы автокаләменең төймәсенә әллә ничә кат басуында күренә.

8. Мактанграмм – Инстаграммда авторның текә-кәттә тормышын сурәтләүче фотосурәт.

9. Шәп-шок – социаль челтәрдә җыелган күпсанлы лайкларга гаҗәпләнү хисе.

10. SMS-Батыр – бу кеше үз фикерләрен язма формада белдерергә курыкмый, ә күзгә-күз очрашкан очракта башын комга яшерә. 

татар, тел, техника, уку


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: