10 аерма тап: 2002 елдагы “ТЯ” фаразы һәм чынбарлык

Яңа 2016 елга аяк бастык, җәмәгать! Яңа елга кергәндә, күпчелек газета-журналларда иксез-чиксез фаразлар дөнья күрә. Аларның  кайберләре реаль булып күренсә, башкалары көлке генә тудыра ала. Безнең исә сезне 2002 елның декабрь аенда“Татарстан яшьләре” газетында басылган фараз белән таныштырасыбыз килә.

Мишель Нострадамус, Стивен Хокинг, Павел Глоба һәм башка күрәзәчеләр сүзләренә нигезләнгән әлеге фаразга ышансаң, автобус урынына аэробуслар, суны ягулык итеп куллану, өченче бөтендөнья сугышы – болар барысы инде безнең баштан үтәргә тиеш иде. Бу язманы  укыгач, ерак 2002 елда безне көтәчәк киләчәк күз алдына фантастик фильм буларак килеп баса иде. Без әлеге фаразларны бүгенге көнгәчә күзәтелгән казанышлар белән чагыштырып карарга булдык.

2001 ел. Кешелек дөньясында алты төр стихия башлану көтелә: су басу, җир тетрәү, вирус чире, давыл, бөҗәкләр һөҗүме һәм үсеш деградациясе. 

Бик тә шикле фараз бу. Мондый “стихияләр” ел саен диярлек, элеккеге заманнардан бирле кешеләргә үзенең барлыгын белдереп тора. Һәрхәлдә, 2002 ел азагында 2001елга ясалган фаразларның чынга ашканын аерып язу кыен булмагандыр.

2002 ел. Күрәзәче Мишель Нострадамус фаразлауларынча, өченче бөтендөнья сугышы ике зур башня җимерелүдән башланып китәчәк.

Шул ук хәл – 2002 елның декабрендә ике башня җимерелүе инде билгеле иде. Ә менә алардан соң “башланырга тиеш булган” өченче бөтендөнья сугышы, Аллага шөкер, әлегә күзгә-башка сизелмәде. Соңгы ике-өч елдагы “салкын сугыш”ның катлауланганын исәпкә алмасак, әлбәттә.

2003 ел. Җир шарының 45-47 параллельләрендә (Идел буе) июль уртасында көчле корылык көтелә.

Киләчәк елның якынча һава торышына синоптиклар фаразы, гадәттә, алдагы елның азагында ук ясала. Шуңа күрә әлеге фараз магия юлы белән түгел, ә гади хисап һәм анализ ярдәмендә барлыкка килгәнгә охшаган.

2004 ел. Кешеләр Марска очарга әзерләнә башларлар.

Гаҗәеп хәл, тик 2004 елда, чыннан да, Марска очу идеясе үсеш кичерә. Бирегә юнәлтелгән берничә аппарат, әлеге планетаны төрле яктан тикшереп, яңа мәгълүмат җыя. Нәтиҗәдә Марста күп еллар элек су һәм тормыш мөмкин булганлыгы ачыла.

2005 ел. Өченче бөтендөнья сугышы тәмамлана.
Рәхмәт, тик ул башланмаган да иде.

2006 ел. Ислам дине алга китәчәк.

Ислам дине соңгы ун ел эчендә, чыннан да, алга бара. Тик 2001 елда бар дөньяның диярлек хатын-кызларын тетрәндергән “Клон” сериалы чыкканга, бу күренешне фаразлау да кыен булмагандыр.

2007 ел. СПИДка каршы вакцина уйлап табачаклар.

Кызганычка, бу фараз да чынга ашмады.  Шулай да, әлеге яман чир белән авыручыларның гомерен озынайту юллары барлыкка килде, анысына да шөкер.  

2008 ел. “Ратон” исемле турист корабы кешеләрне җир әйләнә сәяхәткә алып чыгачак.

Бу юлны укыгач, “Эх!” дияргә генә кала. Күрше урамга чыккан кебек космоска сәяхәткә чыкмасак та, 2008 елда Рәсәйнең “Протон” (исеме “Ратон” белән бераз охшаш бит?)  таратучы ракетасы орбитага ГЛОНАСС навигацион системасының өч иярченен чыгарды. Ә йолдызлар гизәргә теләсә кем чыгарлык вакыт бүген дә җитмәде әле.

2009 ел. Чит планета вәкилләре үзенең барлыгын хәбәр итәчәк.

Хе, күпләрнең фикеренчә, мондый хәбәр ел саен килеп тора! 2009 ел да әлеге сорауда башка еллардан аерылмады. Мәсәлән, АКШның электорон мәгълүмат чараларында Виктор Мартинес исемле кеше 2009 елның 12 ноябрендә чит планета килмешәкләре Акау утравында американ һәм башка халык вәкилләре белән очрашуы турында хәбәр таратты. Ышансаң ышан, диясе генә кала.

 2010 ел. Автобуслар урынына очып йөри торган “аэробус”лар барлыкка киләчәк.

Ни кызганыч, Казан урамнары әле дә бөкеләрдән арынмый. Ә “аэробус” дип гадәти очкычларны атыйлар бүген. Туктагыз әле, аларны да оча торган автобус дип атарга була бит! Әмма андый очкычлар инде әллә кайчаннан яңалык түгел...

2011 ел. Океан сулары водородка һәм кислородка таркатылып, бензин урынына ягулык итеп кулланыла башлаячак.

Суны бензин урынына кулланырга өйрәнмәсәләр дә, бүгенге хәлгә карап, тиздән нефть бәясе судан да арзанрак булачагын фаразларга мөмкин. Тик 2011 елда моның турында әле уйлап та карамаганнардыр.

2012 ел. БДБ илләре арасында икътисадый яктан Казахстан һәм Татарстан иң алдынгы республикалар рәтенә чыгачак.  

Моны укыгач, авылдагы Хөршидә кортка тавышы белән: “Нәмәкәй?” – дип сорыйсы килә. Ничек инде БДБ илләре арасында Татарстан? Ә менә 2012 елда Рәсәй республикалары арасында Татарстанның алга китүе – хак мәгълүмат.

2013 ел. Кешеләр өчен ясалма орган-әгъзалар ясау башланачак.

Ниһаять, конкрет хәбәр! Моны фаразлау әле ун ел элек кенә фантастик булып тоелса, бүген исә бу өлкәдә эш бик актив рәвештә бара. Scince журналы ясалма әгъзалар үстерергә өйрәненүне 2013 елның иң мөһим казанышы дип атый.  

2014 ел. Кешеләр Марска аяк басачак.

Марска әле бүген дә беркем аяк басмаган. Шулай да фән вәкилләре якын ун елда бу хәлнең мөмкин булачагын фаразлый.

2015 ел. Видеотелефон һәм компьютер заманы колач алачак.

“Видеотелефон” атамасыннан көләсе килә. Айфон, смартфоннар 2015 елда инде беркем очен дә яңалык түгел иде. Ә видео ярдәмендә аралашырга мөмкинлек биргән Skype программасы инде 2003 елда ук барлыкка килгән. Шулай да фараз хак булып чыкты!

2016 ел. Кешеләр уй-карашлары белән бер-берсенә тәэсир итәргә өйрәнерләр. Экстрасенсорлык сәләте көндәлек тормышка әйләнер.

Экстрасенсорлык сәләте, “Битва экстрасенсов” тапшыруы ярдәмендә, чыннан да, күпләрнең көндәлек тормышына килеп керде.  Уй-карашлар белән тәэсир итәргә исә бүген психология алымнары ярдәм итә ала. Тик ел әле башланып кына китте, шуңа күрә бу фаразның чынга ашу-ашмавын әле алга таба күзәтербез. 

2016, фаразлар, чынбарлык, казанышлар, тарих


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: