Һәр татар өендә

Авыл өе үзгәрде, сүз дә юк. Евроремонт, пластик тәрәзә, кыйммәтде җиһаз, заманча техника... Зур утын мичен сүтеп, газ, су, канализация керткәч, шәһәр өеннән аерып та булмый. Әмма игътибар белән карасаң, “бу – татар авыл өе” дип кычкырып торган әйберләрне әле һаман да табып була. Сезгә һәр авыл өендә очрый торган кирәк-яраклар исемлеген тәкъдим итәбез:


1. Шәмаил. Әле Совет заманында ук кулдан ясалганы, заманча иттереп тукымага чигелгәне, уч төбе хәтлесе, ярты стенаны капларлыгы – шәмаилләр төрле-төрле була. Хуҗа кешеләр гадәттә кечкенә шәмаилне ишек өстенә я шкаф пыяласына кыстыра. Гәрчә дин белән багланышлары аракыны бисмилла әйтеп эчүдән ары узмаса да, татар кешесе тышкы яктан булса да исламга кагылышы булганын искәртергә тырыша. Бер яктан, дингә тартылу күркәм күренеш, икенче яктан – изге сүзләрнең күңелдә бикләнгән булуы дивардагы бизәккә караганда мөһимрәк кебек. 

 

 

2.  Яран гөле. Авыл әбиләренең әлеге җете төсле гөлгә булган мәхәббәтләре кипми дә, саекмый да. Әгәр дә тәрәзәне йодрык хәтле  яран чәчәге бизәсә,һәм  аны өстән кардай ап-ак челтәрле пәрдә дә капласа – бел дә тор, бу татар өе.

 

 

3. Канат. Әйе-әйе, авыл кешесе егереме меңлек пылесос алса да, ИКЕАдан өр-яңа совок-щеткалар ташыса да, өйдә һичшиксез каз канаты булырга тиеш, һич югы мунча идәнен себерергә булса да. Әлеге гади һәм сыналган  йорт кирәк-ярагы авылда каз асраганда юкка чыкмас, ахрысы.

 

 


4. Касә. Бу сүзне ишетүгә үк күз алдында матур-матур хатирәләр уза: касә тулы куе чәй, өстәлдә кәрәзле бал, елкылдап торган кара җимеш, гәрәбәдәй өрек... Шәрык бизәкләре төшерелгән касә-пиаладан эчкәндә чәй дә тәмлерәк тоела.

 

5. Киез. Урындык өстенә куя торган җәймәне шулай дип атыйлар. Гадәттә ул корамалап, ягъни  вак-төяк калган тукыма кисәкләреннән тегелә. Төрле бизәкле чуар кыйпылчыклар өйгә үзенчә бер матур төс бирә.

 

 

Җилпуч, табагач, мич пумаласы кебек әйберләрнең нәрсә икәнен сүзлектән башка күбебез әйтеп бирә алмаса да,  күргәнебезчә, татар өендә искедән килгән кирәк-яраклар әле дә сакланып килә. Болары әле искә төшкәне һәм еш очрый торганы гына, ә бит кайбер өйләрдә чын утын миче, сәке һәм бишек тә булгалый!

Ә сезнең яки туганнарыгызның авыл йортларында нинди "тарихи" үзенчәлекләр бар? Комментарийларда тәҗрибә бүлешик! 

Автор: Ләйсән Рәкыйпова

авыл, интерьер, дизайн, милли, татарча, тарих, история


Комментарии (0)





Разрешённые теги: <b><i><br>Добавить новый комментарий: